Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.11.2022, 11:41

20 нче ноябрьдә Казанда кыска дистанциягә йөзү буенча Россия чемпионаты старт ала

Ярышлар «Дуслык уеннары» халыкара ярышларының II этабы кысаларында узачак.

Фото: «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы

(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче ноябрь). 20 нче ноябрьдә Казанда кыска дистанциягә йөзү буенча Россия чемпионаты старт ала. Ярышлар «Дуслык уеннары» халыкара ярышларының II этабы кысаларында узачак.

Йөзү буенча Россия чемпионатында милли команданың әйдәп баручы спортчыларын да кертеп, меңнән артык йөзүче катнашачак. Шул ук көннәрдә ТР башкаласында йөзү буенча халыкара ярышлар узачак. Бүләкләр 16 яшьтән өлкәнрәк егетләр һәм 13 яшьтән өлкәнрәк кызлар арасында уйнатылачак. Россия чемпионаты 25 нче ноябрьдә тәмамланачак, дип хәбәр итә Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе.

«Дуслык уеннары» Россия спорт министрлыгы, Татарстан Спорт министрлыгы, Бөтенроссия йөзү федерациясе, Россия синхрон йөзү федерациясе һәм Россия суга сикерү федерациясе ярдәме белән үткәрелә. Ярышларны «Матч ТВ» телеканалында трансляцияләү планлаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, 10 нчы ноябрьдән 13 нче ноябрьгә кадәр Су спорт төрләре сараенда Суга сикерү буенча ТР Президенты кубогына ярышлар узды. 116 катнашучы арасында 60 медаль уйнатылды.

«Дуслык уеннары»ның I этабы Казанда 19 нчы июльдән 3 нче августка кадәр узды. Ярышлар меңнән артык спортчыны берләштерде. Уеннарның йомгаклау этабы Татарстан Республикасы башкаласында 8-17 нче декабрьдә узачак. Ярышларда катнашучылар Владимир Сальников кубогы, Синхрон йөзү буенча Светлана Ромашина кубогы һәм Суга сикерү буенча Дмитрий Саутин кубогы өчен көрәшәчәк.

Барлык яңалыклар