В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләр өчен районнар администрацияләрендә һәм Халыклар дуслыгы йортында лекцияләр узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы ноябрь). 20 ноябрьдә Казанда Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне узачак. Районнар администрацияләрендә һәм Халыклар дуслыгы йортында лекцияләр һәм ятим, яклаучысыз, ата-анасыз калган, инвалид балалар һәм аларның законлы вәкилләренең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр узачак.
Халыкны түбәндәге адреслар буенча кабул итәчәкләр:
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары –13.00-18.00 сәгатьтә Волгоград, 32 (каб.305, тел.519-34-15).
Вахитов һәм Идел буе районнары – 14.00-17.00 сәгатьтә Ипподром ур., 14 (каб.40, тел.264-30-86).
Киров һәм Мәскәү районнары – 16.00-17.00 сәгатьтә Восстание ур., 82 (каб.119, тел.557-76-84).
Совет районы – 14.00-17.00 сәгатьтә Шуртыгин ур., 1 (каб.107, тел.272-17-97).
Моннан кала, консультацияләр Халыклар дуслыгы йортында 10.00-13.00 сәгатьтә узачак (Павлюхина, 57 корпус 1).