В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бер тәүлек эчендә СОVID-19 белән авырган 15 кеше сәламәтләнде.
Фото: Марат Мугинов
Авыручылар арасында 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 6 кеше бар, 5 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 3 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 5 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 1 кеше - 70 яшьтән 80 яшькә кадәр.
15 кеше - Казанда, 3 кеше - Нурлат районында, берәр кеше - Аксубай һәм Алексеевск районнарында яши.
16-нчы сентябрьгә Татарстанда барлыгы 6900 СОVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 5677 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 15 кеше - узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә узган тәүлектә коронавирус белән авыруның 5670 яңа очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә пандемия чорында 1 млн 79 мең 519 кеше авырган, 890 мең 114 кеше сәламәтләнгән, 18 мең 917 кеше үлгән.