В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Консультацияләр 9.00-дан 16.30-га кадәр тәнәфессез үткәреләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче март). 20-нче мартта Казан Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм көнендә катнашачак.
Консультацияләр Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан бүлеге тарафыннан сигез мәйданчыкта оештырыла: «Бердәм Россия» партиясе рәисенең региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә (Карл Маркс урамы, 31/7 ), шулай ук партиянең шәһәр бүлекчәләрендә түбәндәге адреслар буенча: Восстание ур., 34, Дементьев ур., 2б, Жуковский ур., 12, Ипподром ур., 18, Себер тракты, 20, Халтурин ур., 16, Четаев ур., 50.
Шәһәрлеләрнең сорауларына Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды, Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, «Татарстан Республикасының техник инвентаризация бюросы» АҖ, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Конституция суды, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белгечләре, шулай ук Россия юристлары ассоциациясе вәкилләре җавап бирәчәк.
Консультацияләр 9.00-дан 16.30-га кадәр тәнәфессез үткәреләчәк. Кабул итү графигы белән биредә танышырга була.