В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Транспорт хәрәкәте 15.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр туктатылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче май). Казанда 20-нче һәм 24-нче майда Бичурин урамы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябылачак. Тиешле карар ТР башкаласы Башкарма комитетында имзаланды.
Шулай итеп, 20-нче һәм 24-нче майда Чистай урамыннан Сибгать Хәким урамына кадәр Бичурин урамы участогында 15.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр машинада йөрү тыела. Хәрәкәтне чикләү ашыгыч һәм оператив хезмәтләрнең транспорт чараларына, шулай ук велосипедларга кагылмый.
Чикләү Казанда «Яшь профессионаллар» VII Милли чемпионаты финалы (Ворлдскиллс Россия) үткәрелүгә бәйле.