В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Су Әпсәләмов һәм Бондаренко урамнарының кайбер йортларында бетеп торачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы декабрь). 20 декабрьдә Яңа Савин районының кайбер йортларында су булмаячак. Бу 57-нче кварталдагы Әпсәләмов урамындагы йортны магистраль суүткәрү челтәрләренә тоташтыру белән бәйле.
9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча су булмаячак: Әпсәләмов ур., 23, 25, 27, 29, Бондаренко ур., 16, 20а, 22, 24, 24а (28 балалар бакчасы).
Су тутырылган автоцистерналар кабул ителгән гаризалар буенча урнаштырылачак.
“Водоканал” МУП тудырылган уңайсызлыклар өчен гафу үтенә һәм кирәкле су запасларын алдан кайгыртырга киңәш итә.