Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.04.2018, 15:30

20 апрельдә Казан Милли донор көненә кушыла

Узган елда Татарстан башкаласында яшәүчеләр 25 мең литрга якын кан тапшырган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче апрель, Ксения Швецова). 20 апрельдә Казан традицион рәвештә ил буйлап билгеләп үтелә торган Милли донор көненә кушыла. Бу көнне Татарстан башкаласында  Казан дәүләт медицина университеты белән Республика кан үзәге арасында социаль хезмәттәшлек итү турында килешү төзелә, ә шәһәрлеләрне кан күчереп агызу бүлекләренә чакыралар.

Әлеге килешү донорлык хәрәкәтенә студентларны һәм педагогларны җәлеп итәргә ярдәм итәчәк. "ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге" ДАССУ баш табибының оештыру-методик эш буенча урынбасары Айрат Талипов сөйләгәнчә, студентларның даими рәвештә кан тапшырып кына калмыйча, волонтерлар буларак агитация эшләрен дә алып барулары планлаштырыла.

Билгеләп үтәргә кирәк, татарстанлылар, аерым алганда казанлылар донорлык хәрәкәтенә актив рәвештә кушылалар. Ел саен 13 мең кеше кан тапшыра, РКҮ нигезендә генә 12-13 тонна кан әзерләнә. Узган ел нәтиҗәләре буенча әлеге санны узып булган: барлыгы 25 мең литр донор каны җыелган, шуларның 15 тоннасы - үзәк базасында, 10 тоннага якыны - эре медицина учреждениеләренең кан күчереп агызу бүлекләрендә.

Кан тапшыру алдыннан шәһәрлеләргә "донор светофорын" карарга киңәш ителә. "Медицина учреждениеләре көн саен безгә теге яки бу төркем канга гариза җибәрә. Алар таләпләреннән "донор светофоры" формалаша. Яшел төс белән әлегә җитәрлек дәрәҗәдә булган кан төркеме билгеләнә, сары төс белән - кирәк булган кан төркеме, кызыл төс белән - тиз арада кирәк булган кан төркеме", - дип аңлатты А.Талипов.

Милли донор көне алдыннан, 18 апрельдә, Казанда "Игелекле эшләр марафоны" кысаларында донорлык акциясе үтәчәк. Аңа КФУ студентлары кушылып, кан тапшыра ала, ә 19 апрельдә шәһәрнең эре предприятиеләрнең берсендә күчмә кан алу оештырыла. 20 апрельдә Казанның төзелеш көллиятендә укучылар кан тапшыра алачак.

Кан тапшырырга килгән донорларның үзләре белән паспортлары булырга тиеш. Моннан кала, кан тапшырырга килгән кешеләр бер көн алдан майлы, кыздырылган ризыклар ашамаска тиеш. Иртән җиңелчә ашарга кирәк, ач карынга кан тапшырырга киңәш ителми. 48 сәгать алдан исерткеч эчемлекләр эчүдән баш тартырга, бер сәгать алдан тәмәке тартудан баш тартырга кирәк.

Сүз уңаеннан, һәркем донор була алмый. Донор булуга комачаулаган сәбәпләр арасында - кискен вирус-респиратор авырулар, грипп һәм ангина (авырганнан соң бер ай), теш алдыру (10 көн), бала табу (1 ел), операция (6 айдан 1 елга кадәр).

Кан тапшырырга теләгән шәһәрлеләрне 7.30 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Республика кан үзәгендә Җиңү пр., 85 адресы буенча көтеп калалар.

Барлык яңалыклар