В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Урыны белән бераз яңгыр явачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче октябрь). 2-нче октябрьдә Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, бераз яңгыр явачак. Иртән урыны белән томан булачак. Төньяк-көнбатыштан талгын җил. Алдагы төнлә һава температурасы – 5-7 градус, көндез 10-12 градус җылы булачак.
Тулаем Татарстан буенча урыны белән яңгыр явачак, төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булачак. Төньяк-көнбатыштан талгын җил. Төнге сәгатьләрдә температура +3...+8 градус аралыгында, көндез +8...+13 градус аралыгында тирбәләчәк.
Якшәмбе көнне, 3-нче октябрьдә, республикада урыны белән яңгыр явачак. Төнлә һава температурасы +3-тән +8 градуска кадәр, көндез +8-дән +13 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.