Турнирда бөтен илдән 5 меңнән артык спортчы катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче апрель). Казанның «Катюша» спорт гимнастикасы буенча шәхси-команда беренчелеге ТР башкаласында 2-нче майдан 5-нче майга кадәр узачак. Ярышлар Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышлана һәм Гимнастика үзәгендә узачак.
Турнирда бөтен илдән балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән, олимпия резервының махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән, балалар-яшүсмерләр физик әзерлек клубыннан 5 меңнән артык спортчы катнашачак.
Егетләр һәм кызлар түбәндәге разрядларда чыгыш ясый: спорт мастеры( МС), спорт мастерлыгына кандидат (КМС), 1-нче спорт разряды, 2-нче спорт разряды, 3-нче спорт разряды, 1-нче яшүсмерләр разряды.
Күп төрле ярышларда катнашучыларның шәхси нәтиҗәләре һәр разрядта егетләр һәм кызлар арасында аерым билгеләнә, дип хәбәр итә Физик культура һәм спорт комитеты.