В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Якын көннәрдә Татарстанда һәм аның башкаласында кояшлы булачак, урыны белән яңгырлар явачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче июль). Якын көннәрдә Татарстанда һәм аның башкаласында урыны белән кыска вакытлы яңгырлар белән кояшлы, җылы һава торышы фаразлана.
2 нче июльдә Казанда алмашынучан болытлы һава һәм явым-төшемсез булачак. Төньяк-көнчыгыш уртача җил көтелә. Төнлә һаваның минималь температурасы +10 градустан +12 градуска кадәр тәшкил итәчәк, көндез һава +25 градуска кадәр җылыначак. Төнлә һаваның минималь температурасы 8-13 градус булачак, көндез +26 градуска кадәр җитәчәк.
3 нче һәм 4 нче июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар. Төньяк-көнчыгыштан уртача җил фаразлана. Төнлә һава температурасы 8 дән 14 градуска кадәр тәшкил итәчәк, көндез термометр баганалары 20-26 градус җылы күрсәтәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.