Җирле «Моторы» командасы Новороссийскиның «Юнайтед» командасы белән уйнаячак.
Фото: «Казан Моторлары»
Әлеге матчта Казан спортчылары беренче турда 21:12 исәбе белән җиңелгән өчен новороссиялеләрдән реванш алырга тырышачак һәм «Чирек финал»га чыгу өчен көрәшәчәк.
Быел ил беренчелегендә дүрт дивизионга («Север», «Көньяк», «Көнбатыш» һәм «Көнчыгыш») бүленгән 12 команда чыгыш ясый. «Моторы» командасы «Юнайтед» (Новороссийск) һәм «Рэйдерс 52» (Түбән Новгород) командалары белән бергә «Көньяк» дивизионында уйный.
Матч 16:00 сәгатьтә башлана. «Тулпар» стадионына керү ирекле, дип хәбәр итә Казан командасының матбугат хезмәте. Моңа кадәр, 4 нче июньдә, «Моторы» Түбән Новгород командасы белән очрашты һәм 24:13 исәбе белән җиңүгә иреште.
Исегезгә төшерәбез, Америка футболының «Моторы» командасы ТР башкаласында 2004 елда оештырылган иде. Соңгы казанышлар арасында – «Евразия Кубогы 2021» дә җиңү.