В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республика халкын һава торышы начарлану турында кисәтәләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче август). Республика халкын һава торышы начарлану турында кисәтәләр: 2-нче августта төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга кадәр җитәргә мөмкин, Казанда - 15-20 метрга кадәр.
Казанда һава температурасы төнлә 8-10 градус җылы булачак, көндез +14-16 градус булыр дип фаразлана. Республика буенча тулаем алганда, төнлә һава температурасы +6 белән +11 арасында, көндез +13 белән +18 градус арасында тирбәләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.