В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге күренеш Дубравная урамындагы суүткәргечтә авария эшләре башкарылуга бәйле
Денис Гордийко фотосы
Казанның Идел буе районындагы кайбер йортларга салкын су бирү эше вакытлыча туктатылган. Әлеге күренеш Дубравная урамындагы суүткәргечтә авария эшләре башкарылуга бәйле.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе хәбәр иткәнчә, авария эшләре бүген 18:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча җайга салынырга тиеш:
Әбүбәкер Терегулов урамы, 8 йорт,
Дубравная урамы, 33 йорт 1 корпус, 33 йорт 2 корпус, 33 йорт 3 корпус, 35а, 41 йорт 1 корпус, 41 йорт 2 корпус, 41 йорт 3 корпус, 41 йорт 4 корпус, 43, 45в, 61 йорт 1 корпус, 61 йорт 2 корпус, 61 йорт 3 корпус, 61 йорт 4 корпус, 63 йорт 1 корпус, 63 йорт 2 корпус, 65.
Халыкны су белән тәэмин итү өчен, сулы автоцистерналарны +7(843)231-62-60 телефон номеры аша кабул ителгән гаризаларда күрсәтелгән адреслар буенча урнаштырачаклар.