В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр администрациясе алдан ук машина йөртүчеләрдән күрсәтелгән участоклардан транспорт чараларын күчереп куюларын үтенә
Денис Гордийко фотосы
Татарстан башкаласында 28 гыйнвардан 29 гыйнварга каршы төндә муниципаль парковкаларда кар чистарту эшләре дәвам итә. Җыештыру чаралары, автомобиль йөртүчеләргә комачау итмәсен өчен, төнлә этаплап башкарыла. Шуңа бәйле рәвештә машина йөртүчеләрдән күрсәтелгән участоклардан транспорт чараларын алдан ук күчереп куюларын сорыйлар, дип хәбәр итә Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты.
21:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр кар чистарту техникасы Николай Ершов, Бондюга, Патрис Лумумба урамнарында урнашкан парковкаларда эшләячәк.
21:00 сәгатьтән 5:00 сәгатькә кадәр карны Бондаренко урамындагы (195 нче номерлы парковка), Короленко урамындагы (193 нче һәм 205 нче номерлы парковка), Правосудие урамындагы (226 нчы номерлы парковка) түләүле парковкаларда җыеп алачаклар.
21:00 сәгатьтән 6:00 сәгатькә кадәр карны түбәндәге адреслар буенча урнашкан парковкаларда чистартачаклар:
Туфан Миңнуллин урамы, урамның так ягы, Островский урамы белән кисешкән урыннан Петербург урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Һади Такташ урамы, урамның ике ягы, Спартак урамы белән кисешкән урыннан Островский урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Театр урамы, урамның ике ягы, Дзержинский урамы белән кисешкән урыннан Большая Красная урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Ирек мәйданы, Карл Маркс урамында, Пушкин урамы белән кисешкән урыннан Театр урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Батурин урамы, урамның так ягы, Кремль яр буе урамында урнашкан 5 нче йорт каршында;
Нариманов урамы, урамның ике ягы, Татарстан урамы белән кисешкән урыннан Париж Коммунасы урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Нариманов урамы, урамның так ягы, Париж Коммунасы урамы белән кисешкән урыннан Нариманов урамында урнашкан 63 нче номерлы йортка кадәр;
Нариманов урамы, урамның так ягы, Таҗи Гыйззәт урамы белән кисешкән урыннан Чернышевский урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Нариманов урамы, урамның ике ягы, Галиәсгар Камал урамы белән кисешкән урыннан Мартын Межлаук урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Петербург урамы, урамның ике ягы, Туфан Миңнуллин урамы белән кисешкән урыннан Артем Айдинов урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Артем Айдинов урамы, урамның ике ягы, Островский урамы белән кисешкән урыннан Марсель Сәлимҗанов урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Муса Җәлил урамы, урамның так ягы, Островский урамы белән кисешкән урыннан Бауман урамында җәяүлеләр йөри торган юл башланганчы;
Университет урамы, урамның ике ягы, Уң як Болак урамы белән кисешкән урыннан Профсоюз урамы белән кисешкән урынга кадәр;
Чернышевский урамы, урамның так ягы, Мәскәү урамы белән кисешкән урыннан Сул як Болак урамы белән кисешкән урынга кадәр.