В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан башкаласында кар һәм урыны белән буран көтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче гыйнвар). 19 гыйнварда Казанда болытлы һава, кар, буран һәм бозлавык көтелә. Көньяк-көнбатыштан талгын җил булачак.
Бүген төнлә һава температурасы минус 4-6 градустан түбән булачак, шимбә көнне көндез +1 градустан минус 1 градуска кадәр тирбәләчәк.
Тулаем алганда, Татарстан буенча болытлы һава көтелә. Урыны белән юеш кар, буран булырга мөмкин. Юлларда бозлавык саклана. Төнлә республикада һава температурасы минус 3-8 градуска кадәр, көндез – +1 минус -4 градуска кадәр тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Искәртеп узабыз, синоптиклар фаразлавынча, якын арада Казанда көчле кар явуы һәм крещение суыклары көтелми.