В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Автомобильчеләрдән юлларда игътибарлырак булырга сорыйлар.
Фото: Денис Гордийко
Төнлә Казанда -2дән -4 градуска кадәр һава температурасы булачак, кар, томан, буран һәм бозлавык фаразлана. Көндез начар һава шартлары сакланачак, һава температурасы 0 дән алып -2 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Татарстанның кайбер районнарында көчле җилле буран көтелә, ул секундына 20 метрга кадәр җитәчәк һәм күз күреме 1-2 км га кадәр начарая.
Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеген искә төшерә. Юлларда сак булырга, бигрәк тә каршы як полосага чыгудан тыелырга кирәк. Куркынычсызлык каешларын эләктереп йөрү, ә 7 яшькә кадәрге балаларны махсус креслоларда йөртү сорала.
Җәяүлеләргә дә сак булырга кирәк - юлны бары тик махсус билгеләнгән урында светофорның рөхсәт ителә торган сигналына гына чыгарга кирәк, ә караңгы вакытта яктылык кайтаргыч элементларны куллану сорала.