Төнлә һава температурасы +4-6 градус, көндез +12-14 градус булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче сентябрь). Иртәгә, 19-нчы сентябрьдә, Казанда көчле яңгыр көтелә, шулай ук көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка күчә торган талгын җил фаразлана. Урыны белән аның тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәчәк, дип кисәтә синоптиклар. Гомумән алганда, Татарстан башкаласында аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һава температурасы +4-6 градус, көндез +12-14 градус булачак.
Республиканың башка районнарында шулай ук аязучан болытлы һава торышы көтелә, аларның күбесендә шулай ук аз гына һәм уртача яңгыр явачак. Көньяк һәм көнчыгыш районнарда урыны белән яшен, көчле яңгыр, боз, секундына 15-20 метрга кадәр тизлектә көчле җил, урыны белән секундына 22-27 метрга кадәр җитәчәк, минималь һава температурасы төнлә +3-8, көндез +10-15 градус булачак.
Билгеләп үтик, республика территориясендә шторм кисәтүе игълан ителде. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һава шартлары начарланган очракта, халыкка электр линияләре, агачлар, реклама щитлары һәм витриналар янында торудан качарга киңәш итә. Шулай ук йорт кәрнизләре, реклама стендларыннан ераграк торырга, чыдам булмаган япмалар һәм черегән агач ботаклары астында тормаска киңәш ителә. Җил көчәйгәндә имгәнүләр һәм җәрәхәтләр алмас өчен подъезд яки бинаның подвалына качарга кирәк.