В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанлылар сигез мәйданчыкта консультацияләр алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче март). Иртәгә, 19 мартта, Казанда Бердәм түләүсез юридик ярдәм көне узачак.
9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр казанлылар сигез мәйданчыкта консультацияләр алачаклар: "Бердәм Россия" партиясе рәисенең Карл Маркс ур., 31/7 адресы буенча урнашкан төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә, шулай ук "Бердәм Россия" партиясенең шәһәр бүлекләрендәге җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләрендә түбәндәге адреслар буенча урнашкан: Восстание ур., 34, Дементьев ур., 2б, Жуковский ур., 12, Ипподром ур., 17, Себер тракты, 20, Халтурин ур., 16, Четаев ур., 50.
Шәһәрлеләр сорауларына Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, "Татарстан Республикасының техник инвентаризация бюросы" АҖ, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Конституция суды, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белгечләре җавап бирәчәк.
Белгечләр төшке ашка тәнәфессез кабул итәчәк.
Кабул итү графигы белән биредә танышырга мөмкин.