В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Самосырово зиратына кадәр халык 201с һәм 202с номерлы автобусларда барып җитә алачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче июнь). Казанда 19-нчы июньдә, ата-аналар шимбәсендә, махсус автобусларның шәһәр зиратларына кадәр хәрәкәте оештырыла.
Автобуслар түбәндәге маршрутлар буенча хзәрәкәт итәчәк:
201с номерлы «Җиңү проспекты – Самосырово зираты» (ун берәмлек);
202с номерлы «Чехов базары – Самосырово зираты» (ун берәмлек);
204с номерлы «Дәрвишләр торак бистәсе – Дәрвишләр торак бистәсендәге зират» (бер берәмлек);
205с номерлы «Тимер юлчылар мәдәният йорты – Юдино зираты» (бер берәмлек);
206с номерлы «Ленин исемендәге мәдәният йорты – Коры Елга зираты» (өч берәмлек);
208с номерлы «Гаврилов урамы – Коры Елга зираты» (җиде берәмлек);
209с номерлы «Вахитов мәйданы – Татар зираты» (бер берәмлек).
Расланган графиклар буенча түбәндәге автобуслар йөриячәк:
2-нче номерлы «Әмәт» метро станциясе» – Привокзальная урамы»;
23-нче номерлы «Р.Яхин урамы – Мирный торак массивы»
46-нчы номерлы «Экопарк Дубрава» торк комплексы» – Профилакторий»;
56-нчы номерлы «Р.Яхин урамы – Петровский торак массивы»;
72-нче номерлы «Техника урамы – Профилакторий»;
84-нче номерлы «Халитов урамы – Киндери зираты – Чебакса торак массивы» (ике берәмлек).
Арча зиратына кадәр 2, 3, 5, 7-нче номерлы троллейбуслар йөриячәк, дип хәбәр иттеләр транспорт комитеты.