В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эш эзләүчеләргә шәһәрнең биш предприятиесе эш тәкъдим итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче февраль). 19 февральдә Казанның Совет районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә (Журналистлар ур., 13а) вакансияләр ярминкәсе узачак. Эш эзләүчеләргә шәһәрнең биш предприятиесе эш тәкъдим итәчәк: Татарстан Республикасы буенча 6-нчы районара салым хезмәте инспекциясе, "Таттелеком" ААҖ, "Лента" ҖЧҖ, "Ашыгыч чакырулар хезмәте-112" ТР ДБУ, "Казан төзелеш материаллары комбинаты" АҖ.
Килүчеләргә түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителәчәк: оператив кизү, чимал, ягулык һәм дивар эшләнмәләрен төяүче-бушатучы, сәүдә залы кассиры, экскаватор машинисты, контакт-үзәк операторы, телемаркетинг бүлеге операторы, абонентларны тотып тору төркеме операторы, матбугатчы, азык-төлек товарлары сатучы, сатучы-логист һ.б., дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Вакансияләр ярминкәсе 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.