Программада: туплы хоккей, итекләр киеп йөгерү, спектакль һәм әйлән-бәйлән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы декабрь). Бүген Казанның Петров паркында Яңа ел чыршысын ачу тантанасы була. Бәйрәм чарасы 17.00 сәгатьтә башлана.
Паркка килүчеләрне күңел ачу программасы көтә – бер чаңгыда йөгерү, туплы хоккей, шулай ук итекләр киеп йөгерү һәм күңелле стартлар. Монда ук һәр бала биек табуретка басып шигырь укый һәм татлы бүләк ала алачак. Шулай ук яшь казанлыларга «Шүрәле ничек Кыш бабай булырга хыялланган» спектаклен дә күрсәтәчәкләр. Кунакларны якынлашып килүче Яңа ел белән Кыш бабай белән Кар кызы котлаячак.
Бәйрәм «Мәскәү» мәдәни үзәгенең «Смайлики» заманча бию студиясеннән флешмоб белән тәмамланачак, дип хәбәр итә Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте.