В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Автомобиль гадәттәге җәдвәле буенча йөриячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы август). 19 августта икенчел чимал җыю мобиль пункты Казан урамнарына чыгачак.
Мобиль пункт түбәндәге адреслар буенча торачак:
10.15-11.00 – Киров районы (Петров паркы);
11.30-12.00 – Мәскәү районы (Урицкий паркы);
12.15-13.00 – Авиатөзелеш районы (“Крылья Советов” паркы);
13.30-14.00 – Яңа Савин районы (Җиңү паркы);
14.20-15.00 – Вахитов районы (Лядов бакчасы);
16.20-17.00 – Совет районы (Казан ипподромы, Камалиев проспекты ягыннан);
17.30-18.00 – Идел буе районы (Дан скверы).
Искәртергә кирәк, теләүчеләр, гадәттәгечә, макулатура (тартмалар, китаплар, журналлар, газеталар һ.б.); төбендә өчпочмак эчендә “1”, “2”, “4”, “5” маркировкалы пластик шешәләр, контейнерлар һ.б. (алар чиста һәм юкартылган булырга тиеш); CD-дисклар һәм аларның тартмалары; чиста һәм яхшы хәлдә сакланган киемнәр; чиста чүпрәк-чапрак (киҗе-мамыкны синтетикадан аерырга кирәк); пластик уенчыклар тапшыра алалар. Сайтта калдыкларны тапшыру өчен әзерләү кагыйдәләрен алдан өйрәнергә һәм мобиль пунктның тукталыш урыннарын карарга мөмкин.
Билгеләп үтәргә кирәк, 19 августтан мобиль пункт киемнәрне, сумкалар һәм акя киемнәрен вакытлыча кабул итми. Бу аларны алга таба аеру мөмкинлеге һәм саклау урыннары булмау белән бәйле.
Теләүчеләр проектка волонтер буларак ярдәм итә алалар, дип хәбәр итә “Экологично Казань” проекты оештыручылары.