В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Барлык теләүчеләр кайнар линия телефоннары буенча кызыксындырган сорауларын бирә алалар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче апрель). 19-нчы апрельдә Татарстанда гражданнарның сәламәтлеген саклауга һәм медицина ярдәменә хокуклары үтәлү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләячәк.
Белгечләргә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр түбәндәге телефоннар буенча шалтыратырга мөмкин булачак: (843) 236-00-71, (843) 236-40-17, (843) 236-40- 62, (843) 236-89-15.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды вәкилләре шәһәр халкына кызыксындырган сораулар буенча мәгълүмат алырга һәм бәхәсле ситуацияләрне аңлатырга ярдәм итәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.