Элеккечә үк порталда иң кирәкле сервислар булып ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәтләре кала бирә.
Фото: Денис Гордийко
Элеккечә үк, порталда иң кирәкле электрон сервислар булып Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы күрсәтә торган хезмәтләр кала. Ел башыннан портал аша 121 млн артык хезмәт күрсәтелгән. Аерым алганда, республика халкын электрон көндәлектә мәктәптә алган билгеләрне карау, балалар бакчаларына чиратка басу өчен гаризалар бирү һәм гаризаның статусын тикшерү, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хезмәтләре өчен түләү, балансны тикшерү, мәктәп һәм белем бирү карталарын тулыландыру һәм башка хезмәтләр кызыксындырды.
Татарстан Республикасында яшәүчеләр арасында популярлык буенча икенче булып Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы сервислары һәм хезмәтләре торды. Алар артыннан халык 34 млн тапкыр мөрәҗәгать иткән, барыннан да ешрак – счет-фактуралар алу, ТКХ счетларына түләү һәм исәпләү приборлары күрсәткечләрен кертү өчен.
ТР Эчке эшләр министрлыгында портал аша 11 млн хезмәт күрсәтелгән. Кагыйдә буларак, гражданнар юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләү өчен мөрәҗәгать иткән.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында 9 млн хезмәт күрсәтелгән. Сервис ярдәмендә гражданнар табибка кабул итүгә языла.
Бүгенге көндә ТР дәүләт хезмәтләре порталында 2,5 млн шәхси кабинет теркәлгән, 307 электрон хезмәт һәм сервис тәкъдим ителгән. Моннан тыш, «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасын күчереп алырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.