Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче сентябрь). 18-нче сентябрьдә Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Һава температурасы төнлә +5-7 градус булачак, көндез - 14-16 градус җылы.
Татарстанның башка районнарында шулай ук урыны белән бераз яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Һава температурасы төнлә +3тән +8 градуска кадәр, көндез +12дән +17 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.