В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Белгечләр консультациясен 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр алырга мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы октябрь). 18 октябрьдә ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында республиканың мәгариф оешмаларында мәктәпләр һәм балалар бакчаларында туклануны оештыру мәсьәләре буенча кайнар линия эшли башлый.
Республикада яшәүчеләргә ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, шулай ук ТР буенча Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә федераль хезмәт идарәсе вәкилләре консультация бирәчәк, дип хәбәр итә “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы матбугат хезмәте.
Белгечләр мәктәпләрдә, балалар бакчаларында туклануны оештыру мәсьәләләренә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр. Гражданнар туклануны яхшырту буенча үз тәкъдимнәрен бирә алачак. Сораулар һәм тәкъдимнәр җентекләп тикшереләчәк һәм тиешле структураларга җибәреләчәк.
Шалтыратулар 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49 телефоннары буенча кабул ителәчәк.