Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче октябрь). 18-нче октябрьдә Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, вакыты белән яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +6-8 градус, көндез +9-11 градус булачак.
Республиканың башка районнарында һәм шәһәрләрендә дә яңгыр көтелә, аерым районнарда томан булуы фаразлана. Көньяк-көнбатыштан талгын җил, төнлә урыны белән җил көчәячәк - көчәйгәндә 16 метрга кадәр булачак. Һава температурасы төнлә +3-тән +8 градуска кадәр, көндез +6-дан +11 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.