В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Консультациягә язылучыларга үзләре белән сулыш органнарын шәхси саклау чараларын алып килергә кирәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Казанда консультацияне Большая Красная урамы, 30 һәм Сеченов урамы, 13а адреслары буенча алырга мөмкин булачак. Алдан язылу +7(843)238-18-41 һәм +7(843)238-36-32 телефоннары буенча башкарыла. Шалтыратулар 16-нчы ноябрьдән 17-нче ноябрьгә кадәр 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр (12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр тәнәфес) кабул ителә.
Республиканың 12 территориаль бүлегендә консультация алу өчен алдан язылу ведомство сайтында күрсәтелгән телефон номерлары буенча башкарыла.
Консультациягә язылган эшмәкәрләргә үзләре белән сулыш органнарын (битлек, респираторлар) шәхси саклау чараларын алырга кирәк, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе сайтында.