В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда тәүлек эчендә барлыгы 51 татарстанлыда COVID-19 ачыкланган.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы март). Татарстанда 51 яңа COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән, шуларның берсе – читтән кайтарылган, калганнары контактлы. 19 кеше хастаханәгә озатылган, 32 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 6 кеше – 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, 12 кеше – 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 6 кеше – 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 16 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 5 кеше – 70 тән 80 яшькә кадәр һәм 80 яшьтән 90 яшькә кадәр, бер кеше 90 яшьтән өлкәнрәк.
18 кеше – Казанда, 12 кеше – Яр Чаллыда, 6 кеше – Яшел Үзән районында, 3 кеше – Норлат районында, икешәр кеше – Югары Ослан, Биектау, Лениногорск районнарында, берәр кеше Арча, Буа, Кукмара, Лаеш, Түбән Кама, Яңа Чишмә районнарында яши.
9-нчы мартка Татарстанда 18 мең 435 COVID-19 белән зарарлану очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 15 мең 29 кеше сәламәтләнде, шул исәптән бер кеше – узган тәүлектә.
Коронавирустан 93 мең 594 кеше прививка ясаткан, шулардан 38 мең 582 кеше икенче доза алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлегенә 9 мең 445 яңа авыру очрагы ачыкланган. Барлыгы илдә 4 млн 342 мең 474 кеше авырган, 3 млн 932 мең 177 кеше сәламәтләнгән, 89 мең 809 кеше үлгән.