В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләр үзләренә кирәк булмаган әйберләр белән үзара алмаша алачаклар.
Фото: vk.com/culttorg
Бер мәйданчыкта – фримаркетта – килүчеләр магнитлар, китаплар, картиналар, кухня кирәк-яраклары, балалар уенчыклары, азык-төлек һәм башка әйберләр белән алмаша алачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Чарада катнашучылар шулай ук башка кешеләрдән һәм секонд-хендлардан түбән бәядән киемнәр сатып ала алачак.
Фестиваль 12:00 дән 19:00 гә кадәр Бауман урамы, 44/8 адресы буенча узачак. Керү ирекле.