В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда барлыгы 50 проект фонд ярдәме алачак.
Татарстаннан конкурска 277 гариза бирелгән, 50 проект гомуми күләме 48 млн сумга җиңүче дип табылган. Чагыштыру өчен, узган ел конкурста республиканың 41 проекты иң яхшылар дип табылган.
Җиңүчеләр арасында - инклюзив туризмны үстерүгә юнәлдерелгән «Интегра Тур» проекты – Ул ТР «Интеграция» инвалидларның төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан тормышка ашырыла. Шулай ук «Донор-серч» донорлыкны үстерүнең коммерциягә нигезләнмәгән партнерлыгы ассоциациясе тарафыннан үткәрелә торган «Пульсация» донор хәрәкәте фестивале, «Россиядә Велоигелек» проекты (ТР велосипедчылар берлеге) һәм башка проектлар да билгеләп үтелде.
Президент грантлары фондының беренче конкурсы нәтиҗәләре буенча Россиядә 2017 проектка ярдәм күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» автоном коммерциягә нигезләнмәгән оешмасы.