Утырыш 10.00 сәгатьтә башлана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче апрель). 18-нче апрель көнне Казан Ратушасында өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасының XXXIII сессиясе узачак. Утырыш 10.00 сәгатьтә башлана.
Депутатлар түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышачак:
Социаль эшчәнлеккә юнәлеш тота торган, коммерциягә нигезләнмәгән хәйриячелеккә һәм ихтыярилыкка корылган оешмаларга ярдәм күрсәтү турында;
Казан шәһәрендә дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру турында;
Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2018 елгы бюджетының үтәлеше турында;
2017-2019 елларга Казан шәһәре муниципаль милкен хосусыйлаштыруның прогноз планы (программасы) үтәлеше турында хисап;
Казан шәһәре Прокуроры протесты турында;
Казан шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының «Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында;
Территориаль иҗтимагый үзидарәләр чикләрен билгеләү турында;
Оештыру мәсьәләсе;
Төрлеләр.