В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юлларда тәүлек эчендә 162 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче февраль). Бүген көндез Казан урамнарын кардан чистартырга 239 юл эшчесе һәм 175 берәмлек махсус техника чыгачак, шул исәптән 61 катнаш юл машинасы, 50 трактор щеткасы, 18 үзбушаткыч, 29 фронталь төягеч, 10 «Барсик» минитөягече һәм башка техника.
Кар Айдаров, Фатыйх Әмирхан, Гарифьянов, Даурия, Седов, Сыртланова, Красная Позиция урамнары участокларыннан чыгарылачак.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 4,8 мең тоннадан артык кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруда 547 махсус техника һәм 401 юл эшчесе катнашкан, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында. Кышкы сезон башыннан шәһәр урамнарыннан 711,7 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Юлларда тәүлеккә 162 тонна бозлавыкка каршы материаллар кулланылган, сезон башыннан – 65,6 мең тоннадан артык.