В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы гыйнвар). Иртәгә, 17 гыйнварда, Казанның Вахитов һәм Совет районнарында ут булмаячак.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Вахитов районында түбәндәге адсреслар буенча ут бетеп торачак: Бехтерев ур., 4а (49-нчы балалар бакчасы), 9, Япеев ур., 10, 11 (39-нчы мәктәп).
Шул ук вакытта Совет районында Привольный бистәсенең түбәндәге урамнарында ут бетеп торачак: Алексеевск, Алмачуар, Долгая, Җиләкле, Знатная, Кизләү, Кострома, Ләйсән, Ореховая, Счастливая, Таллык, Юмарт, Яшьлек.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә “Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыяте.