В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу планлы төзекләндерү эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы гыйнвар). 17 гыйнварда Казанның кайбер йортларында ут булмаячак. Ут шәһәрнең Вахитов һәм Совет районнарында бетеп торачак.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Вахитов районында Н.Столбов ур., 1 адресы буенча ут булмаячак.
9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр ут Казанның Совет районындагы сәнәгый һәм административ биналарында бетеп торачак.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә “Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.