Түбәндәге телефоннар буенча алдан язылу сорала: 279-25-99, 279-25-02.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче октябрь). 17-нче октябрьдә Казанда Хокукый ярдәм көне кысаларында белгечләрдән бушлай консультация алып булачак. Кабул итүләр Россия Пенсия фондының Казанның Идел буе районындагы идарәсендә (Академик Парин ур., 16) үтәчәк.
15.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр профессиональ белгечләр пенсия, гаилә, хезмәт, торак кануннары, мәҗбүри медицина иминиятләштерүе, медицина ярдәме күрсәтү кебек сорауларга җавап бирәчәк.
Түбәндәге телефоннар буенча алдан язылу сорала: 279-25-99, 279-25-02.