В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу космик элемтә иярченендә кисәтү эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы октябрь). Иртәгә, 17 октябрьдә, Татарстанда аналог эфир тапшырулы челтәрләрендә кайбер федераль һәм республика телевизион тапшырулары эше туктатыла.
2.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр “Карусель” һәм “Россия Культура” каналлары эшләмәячәк, 2.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр – “Матч-ТВ”, 2.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр – “ТВ-Центр”, 2.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр – “Звезда” телеканалы.
Тапшырулар эше космик элемтә иярченендә кисәтү эшләре башкарылу белән бәйле, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.