В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган тәүлектә COVID-19 авыруыннан 14 татарстанлы сәламәтләнгән.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче апрель). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 36 яңа очрагы теркәлгән, шуларның өчесе читтән кайтарылган һәм 33-е контактлы. 12 кеше хастаханәгә озатылган, калганнары өйләрендә дәвалана
17 кеше – Казанда, 8 кеше – Яр Чаллыда, 3 кеше – Азнакай районында, икешәр кеше – Бөгелмә һәм Яшел Үзән районнарында, берәр кеше – Алабуга, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Чирмешән районнарында яши.
18-нче апрельгә Татарстанда 20 мең 35 СОVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 17 мең 155 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 14 кеше – узган тәүлектә.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 8 мең 632 яңа очрагы теркәлгән, барлыгы илдә 4 млн 702 мең 101 кеше авырган, 4 млн 326 мең 780 кеше сәламәтләнгән, 105 мең 582 кеше үлгән.