В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
16-18 гыйнвар көннәрендә узган ярышларда Татарстанның 14 муниципаль районыннан 154 укучы катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче гыйнвар). Казанның 17 укучысы бөтенроссия олимпиадаларының республика һәм төбәк этапларының йомгаклау этабында җиңү яулады.
16-18 гыйнвар көннәрендә узган ярышларда Татарстанның 14 муниципаль районыннан, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 154 укучы катнашты. Казан егетләре белән беррәттән җиңүчеләр арасында Саба районы укучысы да бар иде, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.