В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышларда катнашучыларга «ярымтимер» һәм Олимпия дистанцияләрендә өч этапны узарга туры киләчәк.
Фото: Денис Гордийко
Йөзү ярышлары Казансу елгасы акваториясендә узачак, ә велоузыш трассасы үзәк урамнар буенча, Казан Кремле диварлары һәм шәһәрнең төп истәлекле урыннары яныннан узачак. Соңыннан Кремль яр буе буйлап йөгерү оештырыла.
Ярышлар 113 км (1,93 км – йөзү, 90 км – велоузыш, 21,1 км – йөгерү) һәм Olympic (1,5 км – йөзү, 40 км – велоузыш, 10 км – йөгерү) дистанцияләрендә узачак, шулай ук ачык суда бер һәм ике диңгез миле – Swimstar, Ironlady хатын-кызлар йөгереше һәм балалар өчен Starkids була.
Катнашучыларны теркәү 17 нче июньгә кадәр сайтта үткәрелә, дип хәбәр итә оештыручылар.