Ут сүндерүләр планлы төзекләндерү эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы апрель). 17-нче апрельдә Казанның 4 районында электр утын сүндерү планлаштырылган.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Вахитов районының С.Сәйдәшев ур., 30 адресы буенча ут сүнеп торачак.
9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Вахитов районының С.Сәйдәшев ур., 15, 19, 34, 36; Яшьләр ур.,7 адреслары буенча ут булмаячак.
10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Вахитов районының түбәндәге адреслары буенча ут бетеп торачак: Нариманов ур.,70, Париж Коммунасы ур., 35, Татарстан ур., 40, 52.
13.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Вахитов районының Петербург ур., 76, 80, 84. Адреслары буенча электр уты сүндереләчәк.
8.30 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Киров районының Осиново урамындагы йортларында ут бетеп торачак.
8.30 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Яңа Савин районының кайбер йортларында ут булмаячк: Гагарин ур., 20, 20а, 22, Ибраһимов проспекты 19.
9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Совет районының Яңа Сосновка бистәсенең түбәндәге адреслары буенча ут бетеп торачак: Вишневая ур., 1-20, 123-129; Лесная ур., 8а, 9а, 10а, 11а, 12а, 13а, 14а, 16а, 17а, 17б; Машинатөзүчеләр ур., 22, 27б, 24а, 27; Пионер ур., 77, 22; Сливовая ур., 1-17, 2-28; Спорт ур., 1-29, 2-24; Якты ур., 7-67; Константиновка поселогындагы Мир ур., 15-27, Строитель ур.,, Татарстан ур., Тукай урамнары буенча ут сүндереләчәк.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә “Сетевая компания”.
Агымдагы атнада ут сүндерүнең тулы графигы KZN.RU. порталының махсус бүлекчәсендә бастырылачак.