В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
25 гыйнварда "Пирамидада" Татарстан Республикасының Ел студентын билгеләячәкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче гыйнвар, Алена Мирошниченко). 25 гыйнварда дөньяның 78 телендә сөйләшә торган Казанның югары уку йортларының һәм урта махсус уку йортларының 168 мең студенты Татьяна көнен билгеләп үтәчәк. Бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов башкала югары уку йортларының бәйрәм традицияләре турында сөйләде.
Әйтик, Татьяна көнендә Казан федераль университетында коймак һәм чәй белән халык күңел ачулары, башкала кунаклары белән зур бәйрәм концерты оештырыла. Татьяна исемле студент кызларны ректор белән очрашу һәм традицион сыйлау көтә.
Технология университетында "Д" бинасы ишегалдында традиция буенча сессиядән соң импровизацияләнгән койрыкларны кисәчәкләр. КАИ студентлары башка югары уку йортларының дуслары белән "Черек күл" паркында тимераякта шуа, шулай ук төрле мастер-классларда һәм конкурсларда катнаша алачаклар.
ТИСБИ идарә университетында студент көне традиция буенча үзидарә көне булып тора, ул сессия карачкысын тантаналы рәвештә яндыру белән тәмамлана.
Социаль белем бирү академиясендә ректор күркәм традиция буенча чыгарылырга тиешле ике студентны "кичерә". Педагогика көллиятендә "Студентлар гаугасы" ("Студенческий переполох") тамашасы, ә технология һәм дизайн көллиятендә концерт программасы һәм кар сыннары ясау буенча мастер-класс узачак.
Татьяна көне студентлар тормышында иң якты вакыйгаларның берсе "Татарстанның Ел студенты-2018" премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы белән тәмамланачак. "Фән, спорт, иҗтимагый эшчәнлек һәм укуда югары нәтиҗәләргә ирешкән 63 студент "Пирамида" мәдәни комплексында кыйммәтле бүләкләр һәм акчалата премияләр белән бүләкләнәчәк, – дип сөйләде А.Фәизов һәм барлык теләүчеләрне 18.00 сәгатьтә башланачак концертка чакырды.