ТР башкаласында үткән гастрофорумда 40 меңнән артык кеше булган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче май). “Тәмле Казан” дүртенче гастрономик фестивальдә ике көндә 40 меңнән артык кеше булган. Фестивальдә барлыгы 16 тонна ризык ашалган, узган елгы белән чагыштырганда, бу 4 тоннага артык.
Фестивальдә 25 меңгә якын казанлы һәм Россиянең Кемерово, Түбән Новгород, Самара, Тольятти, Уфа, Ижевск кебек шәһәрләреннән 12 меңгә якын кунак булган. Чара чит ил туристларын да кызыксындырган – Меңьеллык паркында 3 меңгә якын чит ил туристы бар иде.
Меңьеллык паркында рестораннар, кафе, кондитер һәм кофе кибетләренең 46 павильоны һәм фермер хуҗалыкларының 12 сәүдә ноктасы урнашкан иде. Тамашачларның аерым игътибарын ит һәм диңгез продуктларыннан ясалган ризыклар, кыздырылган туңдырма, сырлар һәм сыек азот кушылган лимонад җәлеп иткән. Кунаклар уңайлылыгы өчен парк территориясендә өстәлләр белән эскәмияләр төзеп куелган иде.
Ике көн дәвамында фестиваль кунаклары “Шәһәрнең иң тәмле рестораны” өчен тавыш бирде. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, зур аерма белән шәрыкъ ашларын тәкъдим иткән “Тимерхан” рестораны җиңде. Икенче һәм өченче урыннарны “Урюк” рестораны һәм FishBox гастропроекты алды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 13 майда фестиваль мәйданчыгында үтте. Туризм үсешенә булышлык итү комитеты директоры Дарья Санникова җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.