В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанлылар һәм шәһәр кунаклары Тукай, Ленин, Җәлил һәм башка музейларда була алачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче май). 16 нчы майда Казан халкы һәм кунаклары ТР Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керә алачак.
Килүчеләрне Г.Тукай әдәби музеена, А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеена, В.Ленинның музей-йортына, М.Җәлилнең музей-фатирына, Е.А.Боратынский музеена, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалына, Ш.Камалның мемориаль фатиры булган татар әдәбияты тарихы музеена, К.Насыйри музеена һәм башкаларга бушлай кертәчәкләр.
Шулай ук 2 нче майда теләүчеләр Казан Кремле музейларында бушлай була алачак. Кунакларны 10:00 дән 17:00 гә кадәр сеанслар буенча һәр ярты сәгать саен кабул итәчәкләр. Бу көнне «Эрмитаж-Казан» үзәгенә, Татарстанның табигый тарих музеена, Туп сарае музеена, Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеена керү ирекле булачак.