Төнлә -1-3 градус, көндез +1-3 градус булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче март). 16-нчы мартта Казанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә кар, юеш кар явачак. Көндез шулай ук юеш кар явуы көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача. Төнлә -1-3 градус, көндез +1-3 градус булачак.
Тулаем республика буенча шулай ук аязучан болытлы һава торышы көтелә. Кар, юеш кар явачак, төнлә һәм иртән урыны белән көчле явым-төшем көтелә, кайбер районнарда буран булырга мөмкин. Төньяк-көнчыгыш җиле төньяк-көнбатышка күчүчән, уртача, урыны белән секундына 15 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы 0 градустан алып -5 градуска кадәр, көндез градустан +4 градуска кадәр булачак. Юлларда урыны белән бозлавык көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.