3-нче июльдән 14-нче июльгә кадәр Неапольдә Татарстан данын 9 спорт төреннән 18 вәкил яклаячак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июль). 16 спортчы, Казан югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары тәрбияләнүчеләре, 2019 елгы XXX Бөтендөнья җәйге Универсиадада Россия җыелма командасы составына керделәр. 3-нче июльдән 14-нче июльгә кадәр Неапольдә Татарстан данын 9 спорт төреннән 18 вәкил яклаячак.
Шулай итеп, Казан уку йортларыннан җыелма командага Идел буе спорт академиясе вәкилләре керде: суга сикерүче Александр Белевцев, баскетболчылар Алинә Новикова һәм Елизавета Зайцева, өстәл теннисы уенчысы Саъди Исмаилов, волейболчылар Андрей Сумрачевский һәм Алексей Кононов, теннисчы Тимур Кыямов, йөзүчеләр Эрнест Максумов, Григорий Тарасевич һәм Ирина Приходько, стендка ату буенча медаль өчен Регина Шакирова һәм Сергей Демин көрәшәчәк. Олимпия резервы Казан училищесыннан суга сикерү буенча Карина Шкляр ярышачак, ә су полосы буенча командага Игорь Чирков кертеләчәк. Шулай ук су полосы буенча җыелма команда составына В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетыннан Эмиль Зиннуров та керде, ә йөзүчеләр арасында ТИСБИ идарә университетыннан Егор Куимов та үзен күрсәтәчәк.
2019 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадада дөньяның 170 иленнән барлыгы 8 меңгә якын спортчы катнашачак. 18 спорт төрендә 222 комплект медаль уйнатылачак: баскетбол, су полосы, йөзү, суга сикерү, волейбол, спорт гимнастикасы, нәфис гимнастика, дзюдо, җиңел атлетика, өстәл теннисы, паруслы спорт, регби-7, ату, җәядән ату, теннис, тхэквондо, фехтование һәм футбол.
Россия Федерациясе делегациясе составына 361 кеше – 275 спортчы һәм 86 рәсми зат керде. Россия спортчылары Универсиадада 51 төбәк һәм илнең 100 югары уку йортын тәкъдим итәләр. Мәскәүдән иң күп санлы командалар – 61 кеше, Санкт-Петербург һәм Мәскәү өлкәсеннән – 27 кеше, Краснодар краеннан – 25 кеше һәм Татарстан Республикасыннан – 18 кеше, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов билгеләп үткәнчә, Татарстан командасы – Россия төбәкләре арасында иң күп санлыларының берсе. «Россия җыелма командасы составында Татарстан вәкилләренең мондый саны - яшь спортчылар, аларның тренерлары, спорт төрләре федерацияләре өчен җитди казаныш. Балаларның үзләрен, нәрсәгә сәләтле булуларын максималь дәрәҗәдә күрсәтүләре мөһим. Көндәшлек җитди, әмма соңгы зур стартлар күрсәткәнчә, без Россия спортының, Татарстан спортының лидер булуын күрәбез», - диде ул.