В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республикада шулай ук явым-төшемсез болытлы һава торышы көтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июнь). 16-нчы июньдә Казанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемнәр фаразланмый. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә +9-11 градус җылы, көндез +24-26 градус җылы булачак.
Гомумән алганда, республикада шулай ук явым-төшемсез болытлы һава торышы көтелә. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +6...+11 градус, көндез +22...+27 градус булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.