В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тест-мобильләр Горький паркында һәм Бауман урамында эшләячәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
16 нчы февраль көнне тест-мобиль Горький паркында, «Хезмәт резервлары» стадионы каршында эшләячәк, ә 17 нче февральдә – Бауман урамындагы сәгать янында. Процедураны 12:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр үтәргә мөмкин булачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
«Җиңү өчен тест. Ярдәм янәшә» проекты Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш үзәге, «Яңа гасыр» хәйрия фонды тарафыннан Президент грантлары фонды акчасына тормышка ашырыла.
Исегезгә төшерәбез, гыйнварда Татарстанда шундый 9 акция булды, шуларның 6 сы республика башкаласында оештырылды. ВИЧ-инфекциягә тестларны 254 татарстанлы үтте, шул исәптән Казанның 181 кешесе.