Халыкны кабул итү «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондында узачак.
Фото: «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче декабрь). 16 нчы декабрьдә Казан халкы гаилә, торак һәм җир хокуклары буенча бушлай консультация алачак. Шәһәрлеләрнең сорауларына практик юристлар Наталья Веретенникова һәм Людмила Иванова җавап бирәчәк.
Казанлылар алиментларны түләтүгә, мөлкәтне бүлүгә, хосусыйлаштыруга, мирасны бүлүгә, ана капиталы буенча өлеш бүлеп бирүгә һәм балалар өлешләре белән күчемсез милек сатуга кагылышлы сораулар бирә алачаклар.
Түләүсез консультацияләр Калинин ур., 3 адресы буенча 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр үткәреләчәк. Белгечләр белән очрашу өчен алдан +7(843)236-65-61 телефоны буенча язылырга кирәк, дип хәбәр итә «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды матбугат хезмәте.