В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу су үткәргечләрне үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру эшләре башкарылуга бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче апрель). 16-нчы апрельдә Казанның Совет районы йортларында су булмаячак. Бу су үткәргечләрне үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру эшләре башкарылуга бәйле.
9.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр Гвардия урамы буенча урнашкан 40а номерлы йортта һәм Кирпеч урамы буенча урнашкан 7 номерлы йортта су булмаячак.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан су запасы җыеп куюларын сорый. Су тутырылган автоцистерналар халыктан килгән гаризалар нигезендә урнаштырылачак.